Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Атка караш арта бара

Бүген сүзебез шимбә көнне борынгы гадәтләребезне яңартып, ата-бабаларыбызның яраткан шөгылен хөрмәтләп, атларны зурлап у“Сабантуй” ял паркында узган күңелле бәйрәм - “Ат көне” турында

Районыбызда атларга караш елдан-ел яхшыра бара. Моны без авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә атларның баш саны күбәюдән, колыннар туудан да күрәбез.

Аннан хуҗалыкларда ат асраучылар да еш очрый хәзер. Кемдер шөгыль өчен асрый, кемдер ат итеннән продукция җитештереп сата, кемдер бакча эшләре өчен тота, кемдер чабышка әзерли. Ат үрчетү, бер караганда, әллә ни чыгымлы да кебек түгел, әмма аның да үз нечкәлекләре бар. Хуҗалар моны яхшы белә.

Бүген сүзебез ул хакта түгел, әлбәттә, шимбә көнне борынгы гадәтләребезне яңартып, ата-бабаларыбызның яраткан шөгылен хөрмәтләп, атларны зурлап у“Сабантуй” ял паркында узган күңелле бәйрәм - “Ат көне” турында.

Бизәлгән җиңүле атлар бәйрәмне тагын д а ямьләндерде. Районның күрке алар ичмасам! Норма авыл җирлегеннән Мансур Сәлаховның “Карлыгачы” иң матур бизәлгән ат иде. Аннан кала Югары Субаштан Раушан Мортазинның “Кояшы”, һәм бераз гына калышып, Шубан авыл җирлегеннән Василий Кузьминның “Ласточкасы” иде. Өчесенә дә призлы урыннар бирелде, өчесенә район башлыгы Рамил Нотфуллин кул кысып, бүләкләр тапшырды.

Ат җигү ярышлары һәрчак күңелле булган кебек, быелгысы да кызык иде. Башка елда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре ат җигеп күрсәтсә, быел авыл җирлеге башлыклары сыналды. Өйрәнеп, әзерләнеп килгәннәр, я булмаса ат җигеп үскәннәр-яшәгәннәр сынатмады, әлбәттә.

Сосна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов бик тиз вакыт аралыгында җикте дә, туарды да. Икенче урынны Нормадан Радик Шәрипҗанов, өченчелекне Субаштан Ранис Вафин алды.

Атлар яратучы районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов та баһбайны җигеп-туарып карады, димәк, киләсе елларда оешма-предприятие җитәкчеләре дә ат җигү ярышларында катнашмагае әле!

Җигүле атларда йөк ташу ярышлары да оештырылды, һәр җирлек командасы арбага салам түкләрен башта төяде, аннан атны куалады, аннан йөкне бушатты. Һәр өч гамәл дә вакытка башкарылды.

Борылышта кемнеңдер саламы төшеп калды, кемдер үзе тәгәрәде, киткәнче-килгәнче арбага менә алмый азапланучылар да булды. Берсе дә гаеп түгел, тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк иткән өчен оештыручыларга, ат ияләренә, җирлек башлыкларына, команда вәкилләренә зур рәхмәт кенә белдерәсе килә.

Йөк ташуда Норма авыл җирлеге командасы беренче килде, Пыжмаралылар икенче, Сосна авыл җирлеге өченче булды.

Фото: автор

Бәйрәмнән тулы фоторепортажны фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Ат көне бизәлгән атлар