Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авылдашларга зур бүләк (+фоторепортаж)

Сосна авылы егете, Балтыйк флоты ветераны Данияр Кәримов Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан, футбол буенча турнир уздырды

Күптән түгел Сосна авылы егете, Балтыйк флоты ветераны Данияр Кәримов Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан, футбол буенча турнир уздырды. Турнирда Субаш авыл җирлегеннән һәм Соснадан командалар катнашты. Ярышның иганәчесе дә Данияр үзе. Бу аның беренче инициативасы гына түгел, узган ел ул үз акчасына Мәскәү шәһәреннән уен өчен капкалар кайтартты, шулай ук уен кырын тиешле таләпләргә туры китереп тәртипләде.

Турнир исә бик дустанә мөнәсәбәттә узды. Беренчелекне Субаш егетләре яулады. Икенче һәм өченче урыннарда җирле хуҗалар үзләре.

Районда футбол спортын үстерүгә керткән өлеше өчен Даниярга спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Гап-гади авыл малаеның туган мәктәбенә, авылдашларына зур бүләк ясавы олы мактауга лаек.

 

Фото: Ринат Зарипов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол