Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Айфара" егете Балтачта теннис уйнады (+фото)

“Айфара” төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин Балтачка кайтты. Концерт белән түгел, үзен теннис ярышларында сынап карар өчен.

Балтачыбызда соңгы вакытларда өстәл теннисы ярышлары даими үткәрелеп килә. Сәбәбе гади, әлеге ярышлар спорт сөючеләр мөрәҗәгате белән үткәрелә.

“Факел” яшүсмерләр клубында үткән ярышка хәтта Казаннан  “Айфара” төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин да кайткан иде.

Өстәл теннисы белән күптәннән шөгыльләнәм һәм кызыксынам. Үземне начар уенчы дип тә атамас идем, әмма Балтач егетләре бик оста икән. Аларның матур уеннарын карап, бик сокландым, – диде Алмаз уен барышында.

Киеренке ярышта беренчелекне гадәт буенча Илдар Нәкыйпов яулады. Гер һәм штангы күтәрү буенча күп такырлар район, республика җиңүчесе булган якташыбыз Илшат Галимуллин – икенче, тренер егетебез Расил Мөхәммәтгалиев өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәл теннисы