Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Айгөл белән Диләрә Төркиядән кайтты

Төркиядән кайткан  кызларыбызны  Балтач  затлы чәчәк бәйләмнәре белән каршылады...

Төркиядән кайткан  кызларыбызны  Балтач  затлы чәчәк бәйләмнәре белән каршылады. 12-21 октябрь көннәрендә Төркиядә кул көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Биредә безнең районнан, җиңүләр аша әлеге бәйгедә катнашу хокукын алган Яңа Салавычтан Айгөл Вәлиева белән Чепьядан Диләрә Мортазина барды. 16-18 яшьлекләр арасында барган  кискен ярышта  Айгөл сул кулы белән өченче, уң кулы белән дүртенче урынны алды. Диләрә уң кулда ярышып, алтынчы урынны яуды.

Айгөлнең Дөнья чемпионатында катнашканы бар иде инде, шуңадырмы ул биредә үзен иркен хис итте, беренчеләрдән булып кул көрәштерде. Диләрә әле тәүге мәртәбә, бәлки шул да спортчыбызга йогынты ясагандыр, – ди кызларны ярышка әзерләгән һәм алып барган абыйлы-энеле тренерларның берсе Раниль Сафиуллин.– Әмма алар икесе дә җиңүгә омтылды, тырыштылар, ярышларның мөһимлеген аңладылар. Бик зур рәхмәт үзләренә. Айгөлгә аеруча да инде, йөрәгендә нинди олы кайгы йөртүенә карамастан, сынмады, Татарстан һәм Балтач данын лаеклы яклады.

Алтмыш ике ил катнашында, 1000 нән артык  спортчы арасында  өченче, дүртенче, алтынчы урынны алуга ирешү –  бу зур дәрәҗә. Айгөл бүгенге көндә Салавыч лицеенда белем ала, тренировкаларга даими йөри, инде Рәсәйнең спорт мастеры исемен йөртә (шулай дисәң дә була, чөнки фәрман чыккан), алда аны  атказанган спорт мастеры исеме дә көтә, Алла боерса.  Диләрә Казан энергетика институтының беренче курсында белем ала, шулай ук бик нык шөгыльләнә, Диләрәнең дә киләчәге өметле, ди тренер.

Кызлар 19 октябрьгә каршы төндә Татарстанга кайтты, аэропортта аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов белән мөхтәрәм спортчы Фагыйль әфәнде каршылады. Ә Балтач чигендә районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә спорт хезмәткәрләре орхидея гөлләре белән янә зурлап каршыладылар. Район җитәкчелегенең  кул көрәшендә катнашкан кызларга карата күрсәтелгән хөрмәтеннән тренерлар бик канәгать.

- Спонсорлар да бик күп булышты. Эшләре һәрчак уң барсын, рәхәт яшәсеннәр, – ди тренерлар иганәчеләргә хөрмәт йөзеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше

2
X