Балтач районы спорт мәктәбе тренерлары призына төбәкара шахмат турниры узды
Спорт

Балтач районы спорт мәктәбе тренерлары призына төбәкара шахмат турниры узды

Турнирда Марий Эл Республикасының Параньга районыннан, Балтач һәм Мамадыш районнарыннан 35 шахматчы катнашты

8 нче ноябрь көнне шахмат клубында 2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм егетләр арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Балтач районы спорт мәктәбе тренерлары призына төбәкара шахмат турниры узды.

Турнирда Марий Эл Республикасының Параньга районыннан, Балтач һәм Мамадыш районнарыннан 35 шахматчы катнашты.

Балтач районы егетләре арасында призлы урыннар:
1 нче урын-Шаһимәрдәнов Райнур (Балтач мәктәбе)
2 нче урын-Закиров Динар (Балтач гимназиясе)
3 нче урын - Фазылянов Данир (Балтач мәктәбе)

Балтач районы кызлары арасында призлы урыннар:
1 нче урын-Гыйбадуллина Диләрә (Сосна мәктәбе)
2 нче урын-Мәрданова Раида (Норма мәктәбе)
3 нче урын-Сафина Ясминә (Балтач мәктәбе)

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев