Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картчылары беренчелекне бирмәде

Картинг спорт төре соңгы елларда бик популярлашып бара. Мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп алалар, аларга ныклап әзерләнәләр.

Елдагыча бик матур традицияне дәвам итеп, кичә районыбызда Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган картинг ярышлары булып үтте. Анда биш районнан алты команда чыгыш ясады.

Картинг спорт төре соңгы елларда бик популярлашып бара. Мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп алалар, аларга ныклап әзерләнәләр. Тик шулай да трассада яшь картчыларны төрле хәлләр көтә. Машина старттан ук кабынмый я ярты юлда сүнеп кала, беренчелеккә чыгам дигәндә машинаның читкә чыгып китүе... Болар бар да егет һәм кызларның күңелен төшерә, әлбәттә, тик шулай да ярышның иң кызыклы мизгелләре дә булып торалар. Җиңелүчеләрнең күзләрендә яшь булса, җиңүчеләр котлаулар кабул итәләр һәм әйдәгез алар белән танышып китик.

"Хонда-200" маркалы машинада:
1 урын - Заһидуллин Сәет, Теләче ДОСААФ,
2 урын - Муллагалиев Ислам, Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге,
3 урын - Закиров Айназ Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге.

"Хонда-200" - кызлар:
1 урын - Гарифуллина Диләрә, Балтач ДОСААФ,
2 урын - Вәлиева Карина, Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге,
3 урын - Хаҗиева Алисә, Арча ФОТОН ДОСААФ.

"Хонда-270":
1 урын - Шәйдуллин Тимур, Теләче ДОСААФ,
2 урын - Әминов Дилшат, Балтач ДОСААФ,
3 урын - Хәкимов Вәлиәхмәт, Балтач ДОСААФ.

"Стриж":
1 урын - Гарифуллин Данияр, Балтач ДОСААФ,
2 урын - Иванов Әмир, Кукмара ДОСААФ,
3 урын - Толмачев Кирилл, Теләче ДОСААФ.

"125" (Минск):
1 урын - Хәйруллин Ислам, Балтач ДОСААФ,
2 урын - Иванов Әмир, Кукмара ДОСААФ,
3 урын - Мөхәммәтҗанов Азат, Балтач ДОСААФ.

Командалар арасында Балтач ДОСААФы җиңүче булып танылды, икенче урында Теләче ДОСААФы, өченчедә Балтачның мәктәптән тыш эшләр бүлеге командасы.

Ярышны оештыруда һәм катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләгән район ЮХИДИ бүлегенә, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлегенә, Балтач ДОСААФына һәм иганәчеләргә зур рәхмәт.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг