Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картчылары җиңгәнче тырыша

Балтачыбызда картинг спорт төре белән кызыксыну елдан-ел арта бара. Шушы көннәрдә егетләребез шушы состав белән янәдән Сабага юл тотачак.

Картта җилдерүне егетләр генә түгел, кызлар да үз итә бүгенге көндә.

Районда  ДОСААФ һәм Балтач урта мәктәбе базаларында  картчылар әзерлиләр. Атнага берничә мәртәбә үтүче тренировкалар вакытында яшь спортчылар техника төзекләндерергә дә өйрәнәләр, җиңәр өчен ничек ярышырга кирәклегенә дә төшенәләр.

Әле күптән түгел картчы егет-кызларыбыз фильм геройлары булып, тарихка да кереп калдылар. ДОСААФның ТРндагы төп идарәсе бөтен районнардагы аэродром һәм ДОСААФларның үткәнен барлап, бүгенгесен күрсәтеп, эшчәнлекләрен яктыртты. Әлеге фильмда яшь спортчыларыбыз әңгәмә биреп, үзләре белән дә таныштырып үттеләр һәм чиксез шатландылар бу вакыйгага.

Үзизоляция чорында ДОСААФ базасындагы әзерлек тукталып торды. Алдан планлаштырган ярышларның да вакыты үзгәртелде, тик шулай да соңрак алар үткәрелде һәм безнекеләр аннан янәдән уңышлар белән кайтты. Сабада үткәрелгән Казан шәһәренең чираттагы чемпионатында 12-15 яшьлек егетләр арасында “125 А” маркалы картта Азат Мөхәммәтҗанов – икенче, Вәлиәхмәт Хәкимов өченче урынны яуладылар. Шушы ук маркада Ислам Хәйруллин – 9, Кәрим Һадыев 10нчы килде. “Восход” классында Илмир Мөэминовка шулай ук бәхет елмаеп, өченче урынга лаек  булды. “Супер-мини” классында Әмир Хәйруллин 6нчы урында калды. Кечкенәләр арасында үткән ярышларда “Стриж” маркасында Данияр Гарифуллин – 8, Шәүкәт Минһаҗев 10нчы булдылар. Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдән килгән көчле командалар арасында үзеңне күрсәтеп кенә калмыйча, медаль дә ота алу олуг җиңүгә тиң, әлбәттә. Бу уңышлар тренер Фәнис Хәйруллинның зур сабырлыгы һәм тырышлыгы ярдәмендә ирешелгәнен дә ассызыклап үтәсем килә.

Ярыштан җиңүләр белән кайткан егетләр сөенечләрен яшермиләр, урынсыз калганнар да шат елмая, чөнки һәркайсы өчен мондый ярышта катнашу гына да зур тәҗрибә бирүне аңлый алар. 

Бүгенге көндә дә биредә эш дәвам итә. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә ДОСААФта карт машиналарының гөжелтәгән тавышын ишетергә мөмкин. Дөрес, биредә картларда йөреп, күнекмә алу мөмкинлеге юк аларга. Ишегалдында бары тик машина төзеклеген тикшерәләр һәм киләсе ярышка әзерләнәләр. Ә алары инде килеп тә җитте. Бүген һәм иртәгә егетләребез шушы состав белән янәдән Сабага юл тотачак. Җиңүләрегез дәвамлы булсын, егетләр. Сез йөргән юлларда хәвеф-хәтәр сагалап тормасын.

Фәнис Хәйруллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев