Балтач мөгаллимнәре төнге чаңгы ярышларында катнашты (+фото)
Спорт

Балтач мөгаллимнәре төнге чаңгы ярышларында катнашты (+фото)

Профсоюз оешмаларында 2021нче ел «Спорт, сәламәтлек, озын гомер елы» итеп игълан ителде.

«Спорт, сәламәтлек, озын гомер елы» уңаеннан, ел дәвамында мәгариф хезмәткәрләре арасында сәламәтлекләрен ныгыту буенча күптөрле чаралар планлаштырылды. 3нче февраль көнне «Сабантуй» ял паркының чаңгы трассасында яшьләр бүлеге, мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге белән берлектә мәгариф хезмәткәрләре арасында төнге чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышлар мәктәп директорлары, 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, ир-атлар арасында оештырылды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Резеда Гаязова
Профсоюз оешмасы җитәкчесе

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Төнге чаңгы юллары

Нет комментариев