5-6 мартта Алабуга районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы узды.
Мәктәп спорт клубларының уеннары финалына Татарстанның 16 муниципаль берәмлегеннән командалар чакырылган иде. Районыбыз данын исә әлеге ярышта Балтач урта мәктәбе спортчылары яклады. Егет-кызлар берьюлы берничә спорт төрендә ярышты. Бу өстәл теннисы, баскетбол 3х3, җиңел атлетика эстафетасы, йөзү һәм "Видеоролик" өй эше. Балтач спортчылары һәр төр ярышта матур уен күрсәтте.

Нет комментариев