Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач мәктәбендә кыю егетләр генә укый, аларның әтиләре дә хоккей йолдызлары (+фото)

Куркаклар  хоккей уйнамый, диләр. Килешәм. Балтач урта мәктәбендә кыю егетләр генә укый, аларның әтиләре дә хоккей йолдызлары.

Балтач урта мәктәбендә матур бер гадәт яшәп килә. Февраль аенда ел саен  Балтач урта мәктәбе укучылары һәм аларның  әтиләре арасында "Йолдызлар матчы" үтә. Быел да үтте бу ярыш. Бары урыны гына үзгәрде. Быелгы ярышлар “Балтач” спорткомплексы янындагы боз мәйданчыгында үтте. Алга китеп шуны әйтәсе килә, ярышлар үтәсе бозны чистартуда ярдәм иткән һәм җылы киенү-чишенү бүлмәсен файдалануга биреп торган өчен Балтач спорт мәктәбе җитәкчелегенә зур рәхмәт.

 Ярышлар бик кызу барды. Хоккей сөючеләрнең ярышка әзерлекләре күзгә ташланып тора. Тимераяклар үткенләнгән, кәшәкәләр изоляция тасмалары белән бәйләнгән. Гомумән, биредә ике команда да лаеклы уен күрсәтте. Мин исә шайбалы хоккейны үстерүгә, яшь буынны сәламәт тәрбияләүгә, спортта чыныктыруга зур әһәмият бирелүенә шаһит булып, уеннарның яхшы дәрәҗәдә оештырылуыннан канәгать калдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X