Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач шахматчылары Сабадан җиңү белән кайтты (+фото)

26нчы март көнне Саба районы Лесхоз урта мәктәбендә Минниханов Н.М истәлегенә балалар һәм өлкәннәр арасында шахмат турниры үтте.

Әлеге ярышларда Кукмара, Арча, Балтач, Биектау, Мамадыш, Спас районыннан уенчылар катнашты.

Балтач мәктәбеннән Шаһимәрданова Рамилә 2004-2006 нчы елгы кызлар арасында 1нче урынга лаек булды. Салавыч лицееннан Хөрмәтуллин Азат исә  икенче булды. Абдрахманов Әмир (Балтач гимназиясе) 2007-2008 нче елгылар арасында-  беренче, Закирова Дилә кызлар арасында өченче урын яулады. Камалов Сәйдәш (гимназия) 2009-2011 нче елгы малайлар арасында – икенче, Корбанова Зифа (Бөрбаш мәктәбе) кызлар арасында өченче булды. 2014 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Балтач мәктәбеннән Мөхәммеәтгалиев Сәмир 2 нче урын яулады.

Тренер Гарифуллина Ландыш спорт мастерына кандидат һәм спорт мастерлары исеме булган хатын-кызлар арасында икенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат Минниханов Н.М истәлегенә балалар һәм өлкәннәр арасында шахмат турниры