Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар көчле беләкле

Балтач яшь спортчылары Теләчедә узган кул көрәшеннән зур җиңү белән кайтты.

Күптән түгел Теләче районында ике көн дәвамында “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр Хәким Хәниф улы Һадиуллин призына кул көрәше ярышлары узды.

Ярышларының беренче көнендә 2004-2006 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар көч сынашса, икенче көнне 2001-2003 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар белән 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-егетләр кул көрәштерде. Ярышларның беренче көнендә яшүсмер кызлар арасында Балтачыбыздан Ландыш Әскарова, Ләйсән Әскарова, Алсинә Садыйкова чемпион исеменә лаек булды.

Ә 17 март көне узган ярышларда шәхси беренчелектә исә яшүсмер кызлар арасында райондашларыбыз Кристина Сидорова , Рәмзия Гаязетдинова , Айгөл Рәхимова, Индира Николаева чемпион исеменә лаек булдылар.

Ә 200 елда һәм аннан өлкәнрәк яшьтә булган ир-егетләр арсында барган бәйгедә үз үлчәү авырлыкларында Марат Әхмәтҗанов җиңүче булып танылды һәм турнирның абсолют батыры исеменә дә Россия чемпионы Марат Әхмәтҗанов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше