Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар көрәштә кайнап яши

Кайнап та карады бу арада республикабызда көрәш дөньясы

Әле үткән атнада гына менә дигән итеп герой-шагыйребез Муса Җәлил итстәлегенә ттурнир узып киткән булса, бу атнада Түбән Камада легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә, Яр Чаллы  шәһәрендә исә мөселман яшьләре  арасында Идел буе Болгар дәүләтендә  ислам кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына көрәш ярышлары булып узды. Билгеле, бу ярышлардан безнең егетләребез дә читтә калмады. Иң куанычлылары шулар  булды, Түбән Камада узган турнирда 130 килограмм үлчәү авырлыгында Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллинга бәхет елмайды. Ул бу дәрәҗәле турнирда икенче булды. Яр Чаллыда узган ярышлар да безнең өчен эзсез калмады. Бу ярышларның бер мөһим ягы бар, ярышлар алдыннан көрәшчеләребез намаз тәртипләрен белү буенча махсус тест тапшыралар, шуннан соң гына келәмгә керү хокукы алалар. 105 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышып, Яңгулдан  спорт остасы Ранил Сафиуллин - икенче, Бөрбаштан Усман Аймасов өченче призлы урыннарны яуладылар. Булдырдыгыз, егетләр! Афәрин!

                                                                              Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш