Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның шахмат осталырыгел призлы урында

20-21нче апрельдә Актаныш районы иҗат йортында Рапид һәм Блиц төрләре буенча республика беренчелеге үтте.

Безнең район командасы составында Хөрмәтуллин Азат (Салавыч), Шаһимәрданова Рамилә (Балтач), Камалов Сәйдәш (Балтач), Хәйруллин Әмирхан (Шубан) уйнадылар.

20нче апрель көнне 10минут +3секунд вакыт белән үткәрелгән турнирда 21 команда арасында Балтач командасы аздан гына калып, 4 урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә 2002-2004нче елгылар арасында Азат – икенче, Рамилә өченче урын яулалды.

21нче апрель көнне 5минут +3секунд вакыт белән үткән ярышларда 15 команда арасында Балтач командасы 2нче призлы урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә 2002-2004нче елгылар арасында Азат һәм Рамилә – икенче, 2007-2005нче елгылар арасында Сәйдәш 3нче призлы урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат