Дилә Сочида Россия беренчелегендә көч сынаша.
Хәтерләсәгез, февраль аенда Казан шәһәрендә Халыкыра (100 шакмаклы) шашка буенча республика беренчелеге үтте. Әлеге ярышта безнең районнан Балтач кызы Дилә Закирова катнашып, чемпион булып танылды һәм Россия беренчелегенә юллама алган иде.
Бүгенге көндә Дилә Сочи шәһәрендә үтүче Россия беренчелегендә көч сынаша. Уңышлар юлдаш булсын нәни кызыбызга.
Нет комментариев