Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның волейбол командасы республикада II урында!!!

28-29 октябрь көннәрендә Минзәлә районында республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышлары булып үтте.

Ике көн дәвамында барган киеренке зур ярышларда 18 команда арасында безнең Балтач районы командасы үз югарылыгын саклап кала алды. Балтачыбыз егетләре икенче призлы урынны яулады.

Узган ел беренче урыннны алып таң калдырганнар иде, быел аздан гына Саба командасына бирешеп, икенче урынга төштеләр. Өченче урында - Менделеевск командасы.

Хезмәткәрләребезне бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез!!! Афәрин!!! Киләсе елда кабат үз югарылыкларында калырлар дип өметләнеп калабыз.

Спортчыларыбыз Минзәлә театрында премьера карап, ял итеп алырга да өлгергәннәр.

 

Рәсми Балтач

Рөстәм Заһидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол