Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта ат чабышы сезоны узышлар белән ябылды

Балтачта, ат чабышы сезоны ябылуы уңаеннан, "Сабантуй" паркы янындагы мәйданда ат чабышы булды. 

Ярымтокымлы айгырлар арасында 1800 метрга узышуда беренче урында – Арчадан "Татарин" кушаматлы аты белән Рамил Рәхматуллин, икенче – Биектаудан "Эдинбург" айгыры белән Рафил Ибраһимов, өченче –"Татарстан" җәмгыятенең "Тарлау" аты белән Ранис Таҗетдинов, дүртенче урында “Бөрбаш “ җәмгыятеннән “Малыш” кушаматлы аты белән Александр Александров. 
Ярымтокымлы бияләр арасында 1200 метрга узышта "Кызыл юл"дан данлыклы "Экзотика" белән Николай Лялин беренче булды, "Татарстан"нан "Хафиза" белән Марат Вафин – икенче, "Бөрбаш"тан "Загира" белән Александр Александров – өченче. 
Чиста токымлы айгырлар 1800 метрга узышты, беренчелек Питрәчтән "Гренд Бой” аты белән Александр Александровта, “Татарстан” җәмгыятеннән "Адмирал" белән Азат Зәкиев – икенче, шул ук хуҗалыктан "Реджин" белән Ранис Таҗетдинов өченче урынга лаек булды. 
Чиста токымлы бияләр арасында 1200 метрга узышта "Татарстан"нан "Асылъяр" кушаматлы чабышкысы белән Фидан Нухов беренчелекне яуласа, "Маякт"тан "Эволюция"се белән Сергей Изосимов икенче килде, “Бөрбаш”тан “Элбони Лемон”ы белән Александр Александров – өченче, “Смәел”дән “Капиталина” белән Ринат Шәйхетдинов дүртенче булды. 
Гарәп токымлы атлар арасында 1200 метрга чабышта финиш сызыгын Шодадан "Алмата" белән Артем Миронов беренче булып үтте, икенче урын "Тататарстан"лыларда, "Нуриман" аты белән җайдагы Фидан Нухов – икенче, “Алга"дан "Президент" аты белән Азат Сәләхов өченче урын яулады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев