Хезмәт

Балтачта баскетбол буенча район беренчелеге узды

🏀 23 октябрь көнне «Балтач» УСЗда 2007 елда туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге узды ⛹🏻🥇🔥

Ярышларда Балтач, Урта Көшкәт, Сосна, Норма, Смәел, Чепья урта мәктәпләреннән, Балтач һәм Карадуган гимназияләреннән 8 егетләр, Сосна, Балтач, Норма урта мәктәпләре һәм Балтач гимназиясеннән 4 кызлар командалары катнашты. Ярышларда барлыгы 91 спортчы көч сынашты 💪🏼 Башта төркем этабы, аннары плей-офф булды. Командалар кызу уеннар күрсәтте 🔥

❤️‍🔥 Беренчелек нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Егетләр арасында:
1 урын🥇 – Смәел мәктәбе
2 урын🥈 – Сосна мәктәбе
3 урын🥉 – Урта Көшкәт мәктәбе.

Иң яхшы уенчы: Шәрипов Рәсүл (Смәел мәктәбе) 🔥🔥🔥

Кызлар арасында:
1 урын🥇 – Сосна мәктәбе
2 урын🥈 – Балтач мәктәбе
3 урын🥉 – Норма мәктәбе.

Реклама

Иң яхшы уенчы: Садыйкова Зәринә (Сосна мәктәбе).

КОТЛЫЙБЫЗ 🎊 🎊 🎊

@sport_shkola_baltasi

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: