Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Балтачта кызлар хоккей уйнады.
Салавыч кызларына тиңнәр булмады. Түнтәр - икенче, Субаш командасы өченче урынга лаек дип табылды.
Салавычтан Фирдия Гарипова "Иң яхшы уенчы", Түнтәрдән Таңсылу Гыймадетдинова "Иң яхшы һөҗүмче", Салавычтан Ләйсән Рәфыйкова "Иң яхшы сакчы", Субаштан Илүзә Зәкиева "Иң яхшы капкачы" булып танылды.
Нет комментариев