30 август көнне районда, «Сабантуй» ял паркы янындагы мәйданда, Республика көне уңаеннан традицион ат чабышы ярышлары оештырыла.
Гарәп, ярымтокымлы, чистатокымлы атлар өчен мәҗбүри таләпләр: ярышларда катнашу өчен атның паспорты, нәселдәнлек (токымны ачыклаучы) таныклыгы, ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә) булу шарт.
Ярышлар 7 төрдә узачак:
- Район җирлегеннән читтә туган ярымтокымлы атлар – 1800м
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы бияләр – 1200 м.
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1200 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар – 1800 м.
- Район җирлегендә тәрбияләнүче гарәп атлары – 1200м.
Ярышка теркәлү вакыты 9.00 – 10.30 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 10.30 сәгатьтә биреләчәк.
Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.

Хөрмәтле райондашлар, Сезне бәйрәмгә чакырып калабыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев