Балтачта тагын бер спорт остасы артты. Кем ул?
Спорт

Балтачта тагын бер спорт остасы артты. Кем ул?

Екатеринбургта Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында безнең районның каты куллы егет-кызларына да бәхет елмайды.

Яңгулдан Рамил Сабиров (70кг)  сул кулы белән һәм гомуми исәптә өченче призлы урынга лаек булды. Чепьядан Эльвина Иванова 40 килограмм үлчәү авырлыгында сул кулы белән – өченче, уң кулы белән – беренче һәм гомуми исәптә икенче урын яулады. Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова шушы ук үлчәү авырлыгында сул кулы белән – беренче, уң кулы белән – икенче, гомуми исәптә беренче булды. Шушы ук авылдан Диләрә Мортазина (50 кг) сул кулы белән – җиденче, уң кулы белән икенче, гомуми исәптә дүртенче урын яулады. Салавычтан Айгөл Вәлиева (45 кг) исә  сул кулы белән – беренче, уң кулы белән дүртенче урын, ә гомуми исәптә беренчелекне яулады. Айгөл шулай ук Рәсәйнең спорт остасы  нормаларын да үтәде. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кул көрәше

Нет комментариев