Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта Тукай көннәрен көрәш белән тәмамладылар (+фоторепортаж)

30 елга якын тарихы булган Тукай исемендәге җәмгыять призына узучы ярышларның быелгысы май бәйрәмнәре чорына туры икилгәнлектән, аеруча,  күтәренке рухта узып китте.

Бик бай тарихлы бәйгебез бу безнең. Балаларны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов бу турыда ассызыклап әйтеп узды.

– Бу келәмдә безнең район данын бик еракларга таныткан  батырларыбыз - атказанган спорт осталары бертуган Ринат һәм Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахмановлар беренче чирканчыкны алдылар. Хәтта минем үземә дә бу келәмдә берара бил алышырга туры килде. Айдар Хәйретдинов исә  шушы җәмгыять баш батырга дип куйган беренче тәкәне яулаган көрәшче буларак, тарихка кереп калган шәхесебез булды.Район башкарма комитеты җитәкчесе буларак, Бөек Җиңүгә багышлап  районыбызда барган бәйрәм тантаналарыннан кайтып, вакыт табып, бәйге җиңүчеләрен килеп котлавы,быелгы бәйгенең иң истәлекле моментларының берсе булды диясе килә. Балалар өчен дә нинди зур горурлык бит ул шундый зур шәхеснең кулыннан бүләк алу. Аннан бу ярышыбызның тагын үзенә генә хас бер матур үзенчәлеге бар,бөтен республика белән бәйрәм ителә торган Тукай көннәренең шушы җирлектә йомгаклау өлеше дә булып тора.Балалар алдында сүз алып, тагын бер спорт остабыз, районыбызның спорт бүлеге башлыгы Рөстәм  Заһидуллин үзенең  бер изге ниятен дә җиткерде. “Әйдәгез, киләсе ярышка һәрберебез бөек шагыйребезнең нинди дә булса бер шигырен өйрәнеп килик әле”. Инде җитәкче тарафыннан шагыйрь иҗатына карата шундый җылы мөнәсәбәт булган да, яшь көрәшчеләр арасында да шундый караш булмас дип, кем әйтә алыр икән. Менә нинди дәрәҗәле бездә көрәш ярышлары. Рәхмәт инде җитәкчеләребезгә. Кайсы өлкәдәге җитәкчегә барып сүз катма, барысы да гозеребезне тыңлап,булышырга гына торалар. Ә бит ел дәвамында дәвам итеп бу ярышларның берсе дә аз чыгымнар сорамый.Кайсы районда бар микән әле ул, ярыш саен барлык катнашучыны, көнгә  2  мәртәбә бушлай тукландырып, җиңүчеләребезгә матур-матур медальләр асып, 1-4 урыннарны яулаучыларны акчалата бүләкләр биреп, матур итеп озатып калу. Ә бит, кайбер айларда ,зурлар ярышы да кушылып китеп, хәтта  бер айда ике ярыш та уздырырга туры килә.Бу очракта инде олы рәхмәт хисләребезне Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиевка, Субаш мәктәбе коллективына, спорт мәктәбе җитәкчелегенә  җиткерәбез.

Көрәшебезгә килсәк, 15 мәктәптән 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган 76 көрәшче  бил алышты бу көнне. Көрәш тә бик кызу барды. Һәр малайның уенда бу ярышта җиңеп,  Актанышта беренче Президентыбыз Кубогына узучы ярышларга бару хокукына ия булу иде.  Башкалар белән ничек булгандыр, ә менә Смәелдән Емелин Данил белән  Нормадан Камил Гарапшин өчен бу ярышлар зур шатлык китерде. Алар бу ярышка барачаклар инде.

Менә алар безнең җиңүчеләребез: 30 кг.да-Ислам Галиев, Инзил Габделбәров/икесе дә Балтачтан/, Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/.35 кг.да-Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Тимур Гыйләҗиев/Норма/, Самат Хаҗиев/Смәел/.40 кг.да-Илназ Гарифуллин/Норма/, Айнур Рәхимов/Арбор/, Данияр Маннапов/Салавыч/.45 кг.да-Әнис Газизуллин/Балтач/,Кәрим Гарифуллин, Риннур Әскәров/Икесе дә Нормадан/. 50 кг.да-Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Ислам Йосыпов/Чепья/, Алмаз Камалов/Нөнәгәр/.55 кг.да-Кәрим Гарипов, Фәнзил Кәбиров/икесе дә Арбордан/, Ильяс Ибраһимов/Балтач/. 60 кг.да-Әмир Миннегалиев/Смәел/, Раян Хәбибуллин/Норма/, Аяз Йосыпов/Пыжмара/. 65 кг.да- Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Айзат Апанов/Салавыч/, Муса Аймасов/Бөрбаш/. 70 кг.да-Кәрим Хадиев/Балтач/, Бәхтияр Гарифуллин/Бөрбаш/, Азат Гыйльметдинов/Смәел/. 75 кг.да- Данил Емелин/Смәел/, Соләйман Галимуллин/гимназия/, Алмаз Шәрифуллин/Смәел/.Югары үлчәүдә-Камил Гарапшин/Норма/, Әмир Йосыпов/Нөнәгәгәр/, Ирек Габделганиев/Яңгул/.

Егетләребезгә уңышлар юлдаш булсын Актанышта!

                                          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш