Балтач спорт мәктәбе спортчылары ярышларда матур нәтиҗәләр күрсәтте
Шушы көннәрдә чаңгы-роллерлар буенча Яшел Үзән шәһәре беренчелеге һәм ачык чемпионаты узды.
Ярышта Татарстан, Мари Иле Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасы спортчылары катнашты.
Балтач спорт мәктәбе спортчылары да ярышларда матур нәтиҗәләр күрсәтте:
- Гыйләҗев Зиннур – 11нче урын
- Иванов Марк 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында – 23нче урын
- Кәбирова Зәринә 2011-2012 елгы кызлар арасында – 18нче урын
- Гыйләҗева Әминә 2013-2014 елгы кызлар арасында – 8нче урын.
Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев