Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын ихластан котлыйбыз
Яшел Үзән шәһәрендә бокс буенча ярышлар узды. Биредә Балтачның яшь боксчылары да көч сынашты. Катнашучыларның җидесе беренче урын алган.
Рингта көрәш кызу барды, спортчылар сынатмады. Үз авырлык категориясендә Вәлишин Тимерхан, Николаев Данис, Солтанов Әмир, Габделхаков Аяз, Хаҗиев Ками, Хәбибуллин Нияз, Бариев Кәрим, Шакиров Ризван, Хисмәтуллин Айрат матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын ихластан котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев