Әтнә районында 2007нче елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Р. Р. Сәфәров истәлегенә көрәш буенча ачык турнир узды.
35 кг кадәр үлчәү авырлыгында Аймасов Муса (Бөрбаш мәктәбе) - икенче, 45 кг кадәр авырлыкта Гарифуллин Кәрим (Норма мәктәбе) - икенче, 55 кг кадәр авырлыкта Мөхәммадиев Фәһим (Смәил мәктәбе) - өченче, 65 кг кадәр авырлыкта Хадиев Кәрим (Балтач мәктәбе) беренче урын яулады.
Егетләрне бәйгегә тренерлар Миңнеханов Альберт, Гарифуллин Наил, Корбанов Илшат, Хәйретдинов Ринат әзерләде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев