Балтачта Ренат Борһанов истәлегенә кул көрәше ярышлары оештырыла
Спорт

Балтачта Ренат Борһанов истәлегенә кул көрәше ярышлары оештырыла

Ренат Хәсәнша улы чирек гасырдан артык районда спорт комитетын җитәкләгән кеше

14нче декабрь көнне "Балтач" спорткомплексында 2011-2012, 2013-2014 нче елларда туган егетләр һәм кызлар, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Р.Х.Борһанов истәлегенә көл көрәше буенча районара турнир узачак.

Ренат Хәсәнша улы чирек гасырдан артык районда спорт комитетын җитәкләгән кеше. Көрәшчеләребезнең һәм армреслинг осталарының Рәсәй, чит ил ареналарында танылуында аның өлеше һәм хезмәте зур булды.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев