Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Балтасиада» – кышкы да, җәйге дә булачак

Районыбызда оешма-предприятие, учреждениеләр арасында «Балтасиада» дип исемләнгән спартакиада башлангыч алды.

«Балтасиада» Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгына, ТАССРныӊ 100 еллык һәм районыбызныӊ 90 еллык юбилеена багышлана. Хезмәт коллективлары арасында узачак бу спартакиада кышкы һәм җәйге төрләргә бүленгән.

Чараны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин “үзебезнеӊ актив катнашуыбыз белән  бәйрәмнәребезне бизәрбез, сугыш кырында ятып калган һәм инде туган җирләренә кайтып вафат булган каһарманнарыбызны олыларбыз, гомумән, тарихыбызга тагын да зуррак игътибар бирербез”, дип әйткән иде.

Спартакиада  чаңгы ярышы белән башланып китте. Узган атнада исә оешма-предприятие, учреждениеләр арасында волейбол ярышлары узды.

Коллективларны ярышларда актив катнашырга чакырып калабыз. "Сәламәт тәндә  - сәламәт акыл" дигәндәй, тәнебез дә, акылыбыз да сәламәт булсын, дуслар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев