«Балтач» спорткомплексында 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында район беренчелеге булып узды.
Ярышларда барлыгы 86 спортчы катнашты. Егетләр арасында Урта Көшкәт командасы – беренче, Балтач урта мәктәбе баскетболчылары – икенче, Норма урта мәктәбе командасы өченсе призлы урын яулады. Кызлар арасында Сосна мәктәбе баскетболчыларына тиңнәр булмады. Балтач кызлары – икенче, Балтач гимназиясе командасы өченче булды.
Нет комментариев