Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев куйган Кубок — безнеке!

Җиңү арты җиңү... Зурдан-зур шатлык кичерә бу минутларда районыбызның көрәш дөньясында кайнаучылар...

Татар көрәшенең нинди генә Кубоклары кайтмады инде районыбызга. “Яшь ленинчы”/”Сабантуй”/, “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан”/”Ватаным Татарстан”/ газеталарының Кубоклары. Ә инде беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев куйган Кубокны алырбыз дип күз алдына да китермәгән идек. Ниһаять, анысын да яуладык. Димәк киләчәгебез якты безнең. “Кубокны Актаныштан алып кайтсыннар иде”, дип җибәргән теләкләребез тормышка ашты. Урааа...

“Чын күңелләрен биреп көрәштеләр егетләребез”, диде ярышларның шаһите булган тренерыбыз Альберт Миңнеханов. Иң авыр, иң күп очко бирүче беренче әйләнешне бер җиңелүсез отып чыгу бик нык рухландырды малайларыбызны. “Аннан егетләрне ярыш алдыннан махсус шөгыльләндереп алуның да нәтиҗәсе булгандыр”, дип үз фикерен җиткерде яңа сайланган федерация рәисебез Фәнис Шәрипов. Булгандыр инде барысы да. Чепьядан Ильяс Йосыпов/43 кг/ һәм Балтачтан Рәнис Зарипов/60 кг/ - тренерлары Ринат Хәйретдинов пьедесталның иң югары баскычын яуласалар, Арбордан Фәнзил Кәбиров-43 кг -/Дамир Гөбәйдуллин/ икенче, Смәелдән Фәһим Мөхәммәдиев-40 кг һәм Газинур Гарипов- 46 кг/Альберт Миңнеханов/, Пыжмарадан Рүзәл Гайфетдинов-50 кг/Дамир Гобәйдуллин/өченче призлы урынны яуладылар.

Матур итеп каршы алдылар егетләрне Кукмара чигендә. Районыбызның көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов егетләрне котлап, аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп, команда составында булган һәр көрәшчегә, җиңү-җиңмәвенә карамастан, үзенең акчалата бүләкләрен өләшеп чыкты. “Әле бу соңгы бүләкләү түгел”,- дип тагын рухландырып җибәрде ул яшь көрәшчеләребезне. Амин, шулай гына була күрсен.

Фото: Балтач спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш татарча көрәш минтимер шәймиев көрәш ярышлары