Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр Чаллыда да сынатмый...

Ранил һәм Рамил Сафиуллинар җитәкчелегендә укучыларыбыз Яр Чаллы шәһәрендә Россиянең спорт остасы Ю. Сорокин истәлегенә уздырылган ачык шәһәр беренчелегендә көч сынашып өченче призлы урын белән кайттылар.

Кул көрәштерүчеләребез дә сынатмый. Шушы көннәрдә генә бертуган Ранил һәм Рамил Сафиуллинар җитәкчелегендә укучыларыбыз Яр Чаллы шәһәрендә Россиянең спорт остасы Ю.Сорокин истәлегенә уздырылган ачык шәһәр беренчелегендә көч сынашып өченче призлы урын белән кайттылар. Шәһәр кадәр шәһәрне җиңеп кайт әле, син. Афәрин дими, ни дисең.

Аерым үлчәү авырлыкларында Салавычтан Айгөл Вәлиева һәм Чепьядан Алсинә Садыйкова чемпион булсалар, Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова, Ләйсән Әскарова, Александр Свиридов, Чепьядан Ильвина Иванова, Айгөл Рәхимова, Арбордан Алсинә Мостафина - икенче, Яңгулдан Айнур Галимуллин, Руфия Габделхакова өченче призлы урыннарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кул көрәше