Бөрбашта күркәм чаралар дәвам итә - батырлар бил алыша (+фото)
Бөрбашта көрәш ярышлары узды
Алдагы сәгатьләрдә бүген Бөрбаш авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты үз ишекләрен ачты дип хәбәр иткән идек. Әлеге тантаналы чара уңаеннан, мәдәният йорты бинасында урнашкан спорт залда Галимуллин Рафил Шәфигулла улы истәлегенә 12 үлчәү авырлыгында 2009 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында көрәш ярышлары узды.
Бәйгене Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, мәдәният йорты ачылышына кайткан кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, якташыбыз Таһир Галимҗан улы Һадыев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү Фондының башкарма директоры Нүрия Миңнәхмәт кызы Хашимова, "Сетевая компания" генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев, Рафил Шәфигулла улының улы, эшмәкәр Нияз Галимуллиннар да тамаша кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев