Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Бәреп” кайттылар...

Диләр Хәлилов үз призларына балалар арасында республика күләмендә татарча көрәш турниры уздырды.

Зеленодольск районының Норлат бистәсендә, күптәнге дустыбыз, СССР ның спорт остасы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре һәм тренеры Диләр Хәлилов үз призларына балалар арасында республика күләмендә татарча көрәш турниры уздырды. Турнирда безнең малайлар да катнашып , аеруча матур күрсәткечләр белән, яшьтәшләрен “бәреп” кайттылар. Команда беренчелегендә өченче булсалар, шәһси беренчелектә исә, Чепьядан бертуган Ислам/30 кг/ һәм Ильяс /36/ Йосыповлар чемпион булып танылсалар, Смәелдән Илгизәр Галимуллин/65 кг/ һәм Бөрбаштан Ранил Әүхәдиев икенче, Чепьядан Артур Григорьев һәм Нөнәгәрдән Ранил Камалов/75 кг/ өченче булдылар. Афәрин, егетләр! 


Нурзада Сәмигуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш