Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Быелгы бәйге башкача булачак

10 июнь көнне «Сабантуй» ял паркында гөрләтеп бәйрәм итәчәкбез

Сабантуйларның йөзек кашы булган татарча көрәш ярышларына быел күпмедер дәрәҗәдә үзгәрешләр кертелде. Ярышларның баш хөкемдары булып Татарстанның спорт остасы Рифкать Риф улы Хөсәенов билгеләнде.

Ярышларыбыз башка еллардан аермалы буларак, 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 28, 32, 36, 40, 45, 50, 55, 60, 70 һәм 70тән югары үлчәү авырлыкларында булачак. Аннан соң шушы үлчәү авырлыкларында җиңүче балалар арасында лотерея билеты уйнатылачак. Төп приз – бозау. Балалар арасында абсолют батырга тәкә, җиңүчеләргә күләмле акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Зурлар арасында исә көрәш 65, 75, 85, 100 һәм 140 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында үтәчәк.

Үлчәү вакытында балалар өчен 500 грамм, зурлар өчен 1 килограммнан артык авырлык рөхсәт ителәчәк.

Ветеран көрәшчеләребезгә исә 55 яшьтә булу зарур.

Көрәшебезгә республика төбәкләреннән килгән көрәшчеләр дә кертеләчәк. Баш батырга тәкә биреләчәк.

Барыгызны да мәйдан кырында көтеп калабыз.

Сабантуйны оештыру комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш