Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепьяга шахматчыларның җыелу нияте изге иде... (+фото)

28 нче октябрь көнне Чепья мәктәбендә вакытсыз арабыздан киткән Таһир Кадыймов истәлегенә традицион шахмат ярышлары уздырылды.

Ярышлар оешкан төстә бик матур үтте, зурлар белән беррәттән яшь шахматчыларыбыз да матур уен күрсәттеләр. Балалар арасында 1 нче урында Рамилә Шаһимәрданова (Балтач), икенчедә Әмир Абдрахманов (Бөрбаш), өченче урында Данил Федоров (Чепья). Зурлар арасында беренчелекне Ландыш Гарифуллина яуласа, икенче-өченче урыннарны Азат Хөмәтуллин Азат белән Салават Габдрахманов бүлеште.

Әлеге турнирны оештыруда зур өлеш керткән Марат Кадыймовка һәм Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Тәлгать улына Нурмиевка барлык ярышта катнашучылар исеменнән олы рәхмәэтебезне җиткерәбез, дип шалтырата тренер Ландыш Гарифуллина.
 

 

Ландыш Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат