Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирек гасыр вакыт узып та киткән… (+фото)

Әйе, Арбор көрәше белән чирек гасыр вакыт узып та киткән. Югыйсә, әле генә башлаганбыз кебек, заманында районыбызда данлыклы “Ударник” кумәк хуҗалыгы призына балалар арасындагы татарча көрәш ярышларын...

Аннан соң купме сулар аккан, купме узгәрешләр булган, купме батырлар чыккан икән. Менә инде исеме  дә узгәргән, бугенге көндә  “Арбор” җәмгыяте призына дип аталучы  ярышларыбызның 25 еллыгын да  зур  итеп уздырдык.

Үзенең батырлары белән дан тоткан Арбор авылында ел да без традиция буенча көрәш сезоныбызны ачып җибәрәбез. Ни дисәң дә, Арборны республикага гына тугел бөтен дөньяга таныткан, бертуган Хәйретдиновлар авылы бит. Үзләренең тырышлыгы белән, остазлары Атказанган тренер Дамир Гобәйдуллин кул астында шөгыльләнеп,шушы көрәштә чыныгу алган  Айдар дөнья чемпионы булып, халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсенә җитте, Ринатыбыз исә, Татарстанның атказанган спорт остасы булып танылды. Инде шушы көрәштә аларның уллары бил алыша башлады. Менә бит, тарих ничек дәвам итә.

Билгеле, бу өлкәдә, җирле җитәкченең дә тынгысыз хезмәтен искә алмый мөмкин тугел. “Нишләп, Арборда көрәш тукталсын. Кара, ничек итеп зурлыйлар алар балаларны. Ел да яшь көрәшчеләр арасында нәтиҗә ясап /бу нәтиҗә буенча  баланың ел буе тренировкаларга йөрүе, ярышларда катнашуы, призлы урыннар яулавы исәпкә алына.Н,С,/ җәмгыять тарафыннан җиңүчегә сәпид тапшырыла.  Стимул бар бит”, - дип кушыла әнгәмәбезгә районның баш тренеры атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов. Быел бу олы буләккә Кәрим Гарипов лаек булды. Бүләкне алганда залның нинди көчле алкышларга күмелгәнен курсәгез сез...

Менә шундый югары “нота”да башланып китә безнең бу ярышларыбыз. Матур көрәш күрдек.  Малайларыбызның   бер-берсенен хәл-әхвәлләрен сорашулары, Сабантуйлардагы  җиңүләре турында  белешүләре – бәйгенең иң истәлекле минутлары булгандыр. Аннан инде, келәмнәребездә көрәш кызды. Җәй буе җыйган көчләрен байтак чыгарырга туры килде, малайларыбызга.

2001 елда һәм аннан соңгы елларда туган егетләребез арасында җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды.

36 килограмм үлчәү авырлыгында: 1.Фәнзил Кәбиров 2.Кәрим Гарипов /икесе дә Арбордан/ 3.Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/.

40 кг.: 1.Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/ 2.Газинур Гарипов /Смәел/ 3.Дмитрий Никифоров /Чепья/.

45 кг.: 1.Рүзәл Гарәфетдинов /Пыжмара/ 2.Әлфис Галимов /Бөрбаш/ 3.Әмир Гыйльмуллин /Балтач гимназиясе/

50 кг.: 1.Нияз Әскәров /Арбор/ 2.Никита Михайлов /Куныр/ 3.Фирдүс Зиннәтуллин /Смәел/ 

55 кг.: 1.Руфин Афанасьев /Чепья/ 2.Булат Яруллин /Яңгул/ 3.Ранил Әүхәдиев /Бөрбаш/

60 кг.: 1.Кәрим Ногманов /Арбор/ 2.Рәшит Бариев /Салавыч/ Ислам Сәлахов /Норма/

65 кг.: 1.Әдел Фазылҗанов /Норма/ 2.Тимур Зайцев /Смәел/ 3.Айнур Кәлимуллин /Яңгул/

70 кг.: 1.Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/ 2.Илгизәр Галимуллин /Смәел/ 3.Рәсүл Дәүләтшин /Куныр/

75 кг.: 1.Рәниф Камалов /Чепья/ 2.Андрей Кожевников /Кече Лызи/ 3.Фәнис Гафиуллин /Арбор/

85 кг.: 1.Ранил Әшрәпов /Яңгул/ 2.Ранил Бариев /Норма/ бу үлчәү авырлыгында ике көрәшче генә бил алышты Н.С./

Югары үлчәүдә: 1.Инсаф Шәрифҗанов /Норма/. 2.Рөстәм Низамов /Арбор/ 3.Ранил Габнасыйров /Норма/.

Команда беренчелегенә килсәк, нормалыларның беренче урынга чыгуында көрәш башыннан ук берәүдә дә шик юк иде. Келәм хуҗаларының икенче урынга чыгуы  менә, бәйгене оештыручыларның  үзләре өчен зур шатлык булды. Смәел көрәшчеләре бу юлы өченче урын белән кәнәгатьләнделәр.  

Инде бүләкләргә килсәк, җиңүчеләребез акчалата бүләкләр, юбилей елына багышлап эшләнгән медальләр, ярышны оештыруга көче кергән барлык хөкемдарлар истәлек статуэткалары белән кайтып киттеләр.

Ә без уз чиратыбызда җәмгыять директоры Хәмит Баязитовка, мәктәп дирекциясенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш