Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирек гасырлы бәйге (+фото)

Ярышның кайсы гына мизгелен алма, барысы да җентекләп, уйланылып эшләнгән иде.

25нче мәртәбә узучы, районыбызда иң дәрәҗәле ярыш саналган Балтач районы башлыгы призына зурлар арасында татарча көрәш ярышлары яңа елга чыгып, яңача вәзгыятьтә узса да, искиткеч матур, тыныч шартларда узып китте.

Көрәшчеләребезнең дә, тамашачының ярышларга сусаганы шушы ярышларда аеруча ачык күренде. Ярыш барышында, күп кенә тренерларга мөрәҗәгать итеп, аларның фикерләре белән дә кызыксындым. Алмаз Галиев (Салавыч): «Залның бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылуы, күп кенә командаларның бердәм формада килүе күңелдә матур хисләр калдырды». Чыннан да, көрәшчеләр һәм хөкемдарлар халык риза булырлык итеп юбилей ярышларын башкарып чыга алдылар. Ринат Гарипов (Яңгул): «Ветераннарыбыз да бил бирергә ашыкмый әле. Кара, безнең Ранил, Нурфатлар ничек итеп көрәшәләр үзләре тәрбияләгән малайлары белән. Нинди матур тигез көрәш. Җиңүне алар очрагында соңгы секундлар гына билгели алды». Яңгулдан Ранил Габдрахманов белән Арбордан Салават Әсхадуллинның бил алышуы (икесе дә спорт остасы), ахырга кадәр тигез көрәше, гүя, хоккей ярышларын хәтерләтеп җибәрде. Анда да бит, күп очракта соңгы секундлар хәл итеп куя җиңүчене. Дамир Гобәйдуллин (Арбор): «Соңгы вакытта кагыйдәләр нык үзгәрде. Күреп торасыз, кайбер мизгелләрдә хөкемдарларга бик авырга туры килә. Кисәтү белән активлыкны аеру өчен видео да куелса, тагын да әйбәт буласы иде». Ярышларга карата үз фикерен ярышларның баш хөкемдары Фәнис Шәрипов та белдерде: «Мин зур канәгатьләнү белән китәм бүгенге ярышлардан. Ярышка көче кергәнбар кешегә олы рәхмәтемне җиткерәм. Ярышның кайсы гына мизгелен алма, ачылуябылу тантанасымы, көрәш барышы дисеңме, барысы да җентекләп уйланылып эшләнгән иде. Олы юбилейлары уңаеннан, спорт министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Бөрбаштан Тәнвир Галимов белән Миңнегали Шакировка, көрәшчеләрне күз уңыннан ычкындырмый һәрдаим контрольдә тотучы район җитәкчелегенә ихтирамым бу ярыштан соң тагын да арта төште».

Ә инде ярышларыбызга килсәк, төп көндәшлек әлеге дә баягы Яңгул һәм Арбор көрәшчеләре арасында барды. Ни булса да, яңгуллылар алып килгән Кубокларын кире үзләренә алып кайтып киттеләр. Өченче урынга быел сөт-май комбинаты көрәшчеләренең чыгуы тагын бер сенсация булды. «Маяк»лыларның да быел бер баскычка югары күтәрелүе, тимирязевлыларның бишлеккә керүе дә күңелләрдә матур уйлар тудырды.

Инде аерым үлчәү авырлыгында җиңүчеләребезне атап узыйк: 60 кг.да – 1. Әдел Фазылҗанов (Норма), 2. Айнур Галимуллин (Яңгул), 3. Дилүс Нуриев (мәгариф идарәсе), 4. Кәрим Ногманов (Пыжмара). 65 кг.да – 1. Нурфат Шәфигуллин (Шеңшеңәр), 2. Илдан Әхмәтханов (Яңгул), 3. Ранил Ганиев (Норма) 4. Дамир Ишморатов (сөт-май комбинаты). 70 кг.да – Илназ Минмуллин (Арбор), 2. Ирек Әхмәтханов (Яңгул), 3. Фәнзил Шакиров (Арбор), 4. Рүзәл Саттаров (Куныр). 75 кг.да – Илгизәр Галимуллин (Смәел), 2. Рәис Низамов (Арбор), 3. Илнар Муллахмәтов (Яңгул), 4. Рамил Нигьмәтуллин (Сосна). 80 кг.да – 1. Ранил Камалов (Балтач), 2. Илнар Фазылҗанов (сөт-май комбинаты), 3. Радил Гыйззәтуллин (Шеңшеңәр), 4. Инсаф Хәйруллин (Бөрбаш). 85 кг.да – 1. Салават Әсхадуллин (Арбор), 2. Ранил Габдрахманов (Яңгул), 3. Рәниф Камалов (Чутай), 4. Ранил Әшрәпов (Яңгул). 90 кг.да – 1. Рамил Зәйнетдинов (мәгариф идарәсе), 2. Рүзәл Гарипов (Чепья), 3. Рөстәм Низамов (Арбор), 4. Рамил Камалетдинов (Яңгул). 100 кг.да – 1. Руслан Рәфыйков (Яңгул), 2. Рәдис Сәмигуллин (Чутай), 3. Марат Әхмәтҗанов (Салавыч), 4. Рафис Галләмов (Сосна). Авыр үлчәүдә – 1. Булат Вафин (Чутай), 2. Айдар Апанов (Салавыч), 3. Айнур Ганиев (Норма), 4. Руслан Ризванов (сөт-май комбинаты).

Инде көрәшчеләребез алдында икенче зур сынау тора. Алар 11-13 февральдә Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге зур кубокка республика ярышларында бил алышачаклар. Уңышлар телик аларга!

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш татарча көрәш көрәш ярышлары Рамил Нотфуллин район башлыгы призына татарча көрәш