Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чулпан шашка уйната, их, шашкалары да җитсә... (+фото)

Инде хәбәр итүебезчә, бүген районның мәшһүр шагыйрәсе, спорт остасы Чулпан Габделганиева балалар һәм зурлар арасында традицион шашка ярышлары үткәрде.

Чулпан үзе бу яршларны ел да “Фикердәш”ләр клубы үткәрә дип белдерә, ә инде спонсорлар табуны, ярышка хәзерлекне нәкъ тә менә үзе оештыруын әйтсәк, берсүзсез, үткәрүчесе дә ул булып кала. Ул үзе дә шашка уенына гашыйк, шашка ярышларында даими катнашып, чемпион исемнәре яулаган кеше. Осталыгын яшь буынга җиткерү өстендә дә түгәрәкләр оештыра, 8 яшьтән башлап балаларны шашка серләренә төшендерә. Бүген дә балалар күп килгән, зурлар белән беррәттән алар да сынатмый, җиңүгә омтыла.

– Әлеге ярыш ел да үткәрелә. Без аны августта үтә торган Физкультурачылар көне белән бәйли идек. Ләкин быел иртәрәк үткәрергә туры килә, чөнки август минем өчен тыгызрак. Шуңа күрә барлык спорт сөючеләрне дә якынлашып килүче Физкультурачылар көне белән тәбрик итәсем килә, – ди Чулпан Габделганиева.– Нинди генә ярыш уздырма, аңа барыбер ярдәм кирәк. Бу ярышка Кариле авылыннан эшмәкәр Азат Закиров ярдәм итте. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин ярдәменнән ташламый, грамоталар әзерләүдә ул җитәкчелек иткән бүлек булышты. Рәхмәт, “Факел” клубы җитәкчесе Азат Зәкиевка, җылы итеп каршы алды, чәйләп алу мөмкинлеге тудырды, уен арасында балаларга ял чаралары да оештырдылар. Бу бина безнең өчен уңайлы мохит тудырылуы белән дә отышлы.

Чулпан бу ярышлар турында шашка белән кызыксынучы балаларның әти-әниләре белеп торсын, балаларын ярышларга йөртсен иде дигән теләктә. Тик әлегә шашкалары гына җитеп бетми, бу юнәлештә ярдләм итүче табылса, каршы булмаслар иде. Ярышны куәтләп, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев, әлеге җәмгыятьнең спорт хәрәкәтенә җаваплы Фагыйль Гайнетдинов, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин да килгән иде, алар ярышта катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.

Коляскада гына хәрәкәт итүче Иске Көшкәт авылы егетенең ярышка әле беренче генә килүе, шулай да ул ярышны ошата, шашканы өйдә дә уйныйм, гел йөреп күнегәсем бар әле, ди. Кариледән башлангыч сыйныф укучысы Камилә Зарипова бер генә ярыштан да калмаска тырыша, әлеге уенның баш эшчәнлегенә, тәрбиягә нык тәэсир итүен аңлый.

Әй бирелеп уйныйлар да инде шашка сөючеләр! Бар да уйда, күзләр фигураларда... Чулпан апаларының тырышлыклары бушка китмичә, чемпионатларда да катнашып, призлы урыннар яуларга язсын! Ә Чулпанга булганы өчен һәм дә җәмгыятебезгә файдалы гамәлләр кылганы өчен зур рәхмәт!

Җиңүчеләр белән газета битләрендә таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка