Чулпаныбыз Калининградта Татарстан данын яклый!  ???? (+фото)
Спорт

Чулпаныбыз Калининградта Татарстан данын яклый! ???? (+фото)

Райондашыбыз Чулпан Габделганиева күпләрне сокландырып, актив тормыш алып бара, төрле спорт ярышларында катнаша, күз күрмәгән җирләргә барып чыга. Инде менә Чулпаныбыз Калининградта шашка ярышларында Татарстан данын яклап кайткан.

Күренекле райондашыбыз, спортчыбыз, шашка остасы һәм шагыйрәбез Чулпан Габделганиева Калининградта шашка ярышларында Татарстан данын яклады.

20 нче апрельдән алып 29 на кадәр Калининград өлкәсенең Советск шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчыларның бөтенроссия шашка - шахмат чемпионаты узды. Әлеге ярышта Татарстан командасы булып тупланып барган Чулпан Габделганиева, Саба районыннан Азат Әхмәтов һәм Хәмит Вәгыйзов шашка уйнап, 24 команда арасыннан 3 урын яуладылар. Афәрин, Чулпан! ????????

Чыганак: @cson_naz_baltasi

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


шахмат Чулпан Габделганиева Татарстанлылар шахмат ярышлары Калининград

Нет комментариев