Чулпаныбыз тагын беренче
Спорт

Чулпаныбыз тагын беренче

23-25 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең "Юность" лагерында мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Республика Татарстанның шашка һәм шахмат ярышлары булып үтте.

Район һәм шәһәрләрдән җыелган 6 команда арасынннан, Балтач командасы уңышлар белән кайтты. Хатын-кызлар арасында рус шашкасы (64) һәм Халыкара шашка (100) тактасында уйнап Чулпан Габделганиева икесендә дә - 1 урын. Шулай ук рус шашкасыннан Айгөл Газизуллина - 2 урын, Халыкара шашкасыннан - 3 урын алса, ир - егетләрдән Рифкат Нәбиев рус шашкасыннан - 2 урын яулап кайттылар.

Әлеге ярышка оештырып җибәргән өчен район хакимиятенә һәм яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга, тренер Фагыйль Гайнетдиновка олы рәхмәтен җиткерә спортчылар.

Чулпан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


шахмат

Нет комментариев