Даян Әхмадуллин: «Тырышсаң, бәхет елмая»
Даянның уңышларына без дә сөенәбез, киләчәктә имгәнми, масаймый, үзе сайлаган көрәш юлыннан туры атлап, югары үрләргә менәргә насыйп булсын!
Даян миңа 4-5 ел татарча көрәш буенча районда үткәрелә торган бәйгеләрдән таныш. Ачык йөзле, ирен читеннән елмаю китмәгән егетебез келәмгә чыга да, үзгәрә дә куя. Бар дөньясы белән шул көрәшкә кереп китеп, тирә-яктагыларга игътибар бирми, көндәшен аркасына салыр өчен чираттагы алымын кулланырга уйлый сыман тоела ул. Яше чагыштырмача кечкенә булса да, район элемтә челтәрендә эшләүче әтисе Азат тырышлыгы белән аңа районда гына түгел, күрше районнарда да хәйран ярышларда катнашырга туры килде.
Дөрес, көрәш гел җиңүләрдән генә тормый, кайбер вакыт көндәшең остарак була, кайберсендә аны бәяләп бетермәгән буласың. Әнә шул оттырулардан үзенә дәрес алып, Даян алга бара, мөмкинлек булган һәр бәйгедә үзенең осталыгын чарлый. Үз яшьтәшләре арасында уздырылган бәйгеләрдә җиңүләр даими булса да, масаймый ул.
Районнарда балалар өчен мөселман Сабантуйлары үткәрелә башлагач, алар да катнашырга һәм җиңәргә форсат чыга. Балык бистәсенең Котлы Бөкәш авылындагы шундый Сабантуйда ике ел рәттән катнашып, җиңүче булды. Алай гына түгел, ике елында да Даян жирәбә буенча баш батыр калып, ике велосипедлы булды. 2025 елда районыбызда узган Сабантуйларында да үзен күрсәтә алды, Шода һәм Пүскән авылы көннәрендә үткәрелгән бәйгеләрдә батыр калып ике тәкә алды.
2026 елның җәйләре дә уңышлы башланды, Даян Питрәч районы Чыты авылында үткәрелгән балалар мөселман сабантуенда үз авырлыгында җиңүче булды, алай гына түгел, жирәбә буенча бу Сабантуйның баш батыры булып танылды, Балтачка тәкә белән кайтты.
Даян белән Норма сабантуенда очраштык. Көрәшергә кермәдеңме, сине күрмәдем, дигәч, ул елмаеп, мин Карадуганда көрәштем, үз авырлыгымда җиңдем, төп бүләк велосипед булып, жирәбә уйнаттылар, бер егеткә чыкты, дип елмаеп җавап бирде.
Менә район Сабан туе Яшь көрәшчеләр бар дөньяларын онытып җиңү гә омтылдылар. Бүгенге көндә Украинада, махсус хәрби операциядә катнашучы Саба районы, Салабаш авылы егете Илнур улы Азат Хәмидуллин бүләге – тәкә үзенең хуҗасын тапты. Ул 30 килограммга кадәр авырлыкта җиңүче Балтачтан Әзиз Фәнисов. Яшь егеткә үзе кадәр тәкәне җилкәсендә тотарга күкрәгенә тулган шатлык хисләре булышкандыр. Күп ярышларга иганәчелек ярдәме күрсәтүче райондашыбыз Илшат Шакиров бу юлы да читтә калмады, балалар һәм яшүсмерләр арасында 10 авырлыкта көрәшеп, 1-4 урынны яулаган җиңүчеләргә саллы акчалата бүләкләрен тапшырды. Укучы яшьләр арасында үз авырлыгында Даян янәдән җиңүче булды. Бәйге түрендә, бүләкләр тапшырганда, җиңүчеләр арасында баш батыр кем булыр, дип жирәбә салынды.
«Балтач» якташлар җәмгыяте, аның рәисе Фаяз Шакиров тырышлыгы белән быел да балалар һәм яшүсмерләр арасында батыр калучылар арасында скутер уйнатылды. Кулы белән бәхетле билетны тартып чыгарган Даян үзе дә ышанмады бугай – ул баш батырга бүләккә куелган скутер хуҗасы! Заманында үзе дә бәйге тоткан Фаяз Шакиров, татар көрәше легендасы Айдар Хәйретдинов һәм татарча көрәш буенча район федерация рәисе Фәнис Шәрипов, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин кул кысып тапшырган скутер ачкычын тотып, яшь батыр шатлыгын әтисе-әнисе белән уртаклашырга ашыкты.
Даянның уңышларына без дә сөенәбез, киләчәктә имгәнми, масаймый, үзе сайлаган көрәш юлыннан туры атлап, югары үрләргә менәргә насыйп булсын! Бәхет ул көчлеләргә генә елмая, шуны онытмыйк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев