Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данис Зарипов 2019 елда Татарстанның иң яхшы спортчысы дип танылды

КАМАЗ командасы «Елның иң яхшы командасы» дип игълан ителде.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов һәм сноубордчы Милена Быкова 2019 елда Татарстанның иң яхшы спортчылары булды. Бу хакта «Ел спортчысы» тантанасында игълан иттеләр.

2019 елда «Ак Барс» капитаны, Россия чемпионатында 1200 матч үткәреп, рекорд куйды. Шулай ук команда составында 326 очко җыеп, «Ак Барс»ның нәтиҗәле уенын күрсәтте. Ул бу күрсәткечләр буенча Алексей Морозовны узып китте.

2019 елда Милена Быкова Дөнья кубогы этабында алтын, Красноярскида Универсиадада алтын һәм көмеш медальләр алды.

«Дакар» ралли-рейдында беренче һәм икенче урыннарны яулаган, шулай ук «Ефәк юл» халыкара раллиеның бөтен пьедесталын алган КАМАЗ командасы «Елның иң яхшы командасы» дип танылды.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей Данис Зарипов