Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дискуссияләргә бай ярыш....

Балтачта РСФСРның спорт остасы Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына узучы ярышларыбызның быелгысы көчле дискуссияләр астында башланып китте.

Болай булгач, ярышы ничек булда микән моның? Төрле көрәш бәйгеләрендә, Татарстан, Россия Чемпионатларында, Сабантуйларда җиңүләрен саный башласаң, бармаклар да җитмәс кебек тоелган, РСФСРның спорт остасы Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына узучы ярышларыбызның быелгысы көчле дискуссияләр астында башланып китте.

Елның-елында 18 яше тулган һәм аннан түбән яшьтәгеләр арасында узучы бу ярышларыбызның тренерлар тарафыннан балаларның яшен вакларга тырышудан башланды. Үзе гомер буе авыр үлчәүдә бил алышкан баһадир көрәшчебез алдан ук бу турыда үз фикерен белдереп куйган иде. “Үзем мин яшүсмер елларда көрәшә башлаганлыктан, гел 17-18 яшьтәге көрәшчеләрне саклап калу ягында булдым. 18 яше тулып, мәктәптән чыгып китүгә, егетләребез “җир белән күк” арасында калалар. Менә шуңа тырышу да инде”. Шуңа да, беркем сүзенә дә карамыйча, ярышларыбызны 2000 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләр арасында уздыруны үз көчендә калдырдык /иганәчегә каршы килеп буламы соң? Н.С./. Һәм бу ярышларыбыз башка елларда да шулай булачак дигән фикергә килдек. Аннан, ярышларның нигезләмәсендә команда составы үз мәктәп көрәшчеләреннән генә тупланырга тиеш дип язылганлыктан, тагын тренерлар арасында төрле фикерләр туды. Бусы инде, соңгы елларда республика күләмендәге ярышларда күзәтелгән төрле төбәкләрдән сатып алынган “көрәшче-легионерлар”өчен туган тавыш-гаугага охшап калды. “Ни өчен әле без чит төбәктән килеп шөгыльләнүче балаларны алар укымаган мәктәп исеменнән көрәштерергә тиеш соң? Әйдәгез алайса, нигезләмәбезне татар көрәшен мәктәпләр, балалар арасында популярлаштыру дип түгел, тренерларны популярлаштыру дип языйк “, дип үз сүзен белдерде Норма мәктәбе тренеры, танылган спорт остасы мәрхүм Васыйл Гарифуллинның энесе Наил Габделхәй улы. Көрәшсеннәр, бер сүзебез юк. Үз төбәкләре исеменнән көрәшсеннәр. Тренерларының исем-фамилисе үзгәрми бит аларның. Бу мәсьәлә инде тулысынча Яңгул мәктәбендә шөгыльләнүче егетләребезгә кагылды. Ярышлар тәмамлангач, Рафис Ибраһим улы бу мәсьәләгә кире кайтып, “Ник монда призлы урынны яулаучылар арасында Яңгулдан бертуган Рәфыйковлар гына бар бит. Калган бишесе чит төбәктән. Ник безнең Яңгул малайлары югалып бара түгелме соң? Тарихка бит алар Яңгул малайлары булып түгел, Йөрек малайлары булып кереп калачак.

Медальнең безгә күренмәгән икенче ягы да бар бит әле аның. Аның бу фикерен заманында Яңгулны Татарстанга, Россиягә таныткан РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев та хуплады. “Нәрсәгә болай тавышланырга, команда беренчелеген бетерергә кирәк “, дигән фикерләрне дә ишеттек без бу көнне.

Автор фотолары.

 

Дәвамы газетаның 49нчы санында дияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш