Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Эшләсәң була икән

Арбор авылында Билсур Зәкиев истәлегенә көрәш ярышлары уздырылды

Озак еллар “Ударник” колхозын җитәкләгән Билсур Мәгьсүм улы Зәкиев истәлегенә уздырыласы ярышларга без шат күңел белән барабыз ел саен. Быел исә аеруча шатланып, 10 еллык юбилее дип бардык. Ел да күп балаларны җыя безнең бу ярыш. Быел да ярышларга 17 мәктәптән 107 көрәшче килгән иде. Шуңадыр да ярышларыбызны да олимпия системасы белән уздырырга туры килде.

Ярышларны ачып җибәрү тантанасында чыгыш ясаган район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин дулкынлануын яшермәде.” Менә бит, Чепья үрнәгенә ияреп, ярышларыбызга  Кече Лызидан удмурт егетләре дә тартыла башлады. Заманында, үзе дә көрәш белән ныклап шөгыльләнгән Рамил Зәйнетдинов, егетләрне үз артыннан ияртә алды, инде менә ничә ярыш рәттә, аларның призерлары да күренә башлады. Эшләсән була бит.

“Чыннан да, тора-тора Смәел, Яңгул, Чепья малайларына әллә кайлардан конкурентлар барлыкка  килә. Менә бүгенге ярышта да Соснадан килгән ике егет призерлар арасына керде. Ә бит бу авыл, Рәйхан Габдрахманов, Рәйхан  һәм Рамил Сабирҗанов кебек танылган көрәшчеләр, спорт остасы Рәдис Галләмовны тәрбияләгән төбәк. Яшьләр белән чынлап торып шөгыльләнүче генә юк. Берзаман Урта Көшкәттән дә  удмурт егетләре килә башлагач та сөенгән идек. Әлеге дә-баягы, аларны да чын-чынлап артларыннан ияртүче булмады.

Смәел үзгәрешләрен  тагын әйтеп китми булмый инде. Инде спорт өлкәсендә үлеп баручы бу авылны, бер көрәш тренеры соңгы вакытта нинди зур югарылыкка күтәреп килә. Рәхмәт Альберт Алимас улына, әле бит үз авылы да түгел. Әйткәнемчә, ярышлар энәсеннән – җебенә кадәр уйланылып оештырылганлыктан, үз югарылыгында узды. Оештыручыларның да, балаларның да күңеле булып кайтып киттеләр. Республика ярышлары дәрәҗәсендә дүртенче урынны яулаучы малайларыбыз да өченче урынга тиңләштерелеп, бүләкле булдылар.

Чепьялылар быел да үз титулларын саклап кала алдылар. Кубок аларда калды. Икенче урынга Яңгул, өченчегә Смәел малайлары лаек булды.

Шәһси беренчелетә түбәндәгеләр җиңүче булды. 28 кг.: 1 .Илдан Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Айнур Хәкимов/Чепья/ 3.Ислам Йосыпов/Чепья/Рамазан Гыйльмуллин/Бөрбаш/

32 кг.: 1.Аухадиев Ленар/Бөрбаш/ 2.Газинур Гарипов/Смәел/ 3.Ильяс Йосыпов/Чепья/,Фәнзил Кәбиров/Арбор/ 

36 кг.: 1.Нияз Әскәров/Арбор/ 2.Рамазан Вафин/Норма/ 3.Сәйдәш Хаҗиев/Смәел/,Артур Григорьев/Чепья/.

40 кг.: 1.Рәнис Зарипов/гимназия/ 2.Алмаз Галләмов/Сосна/ 3.Наил Мортазин/Чепья/, Богдан Григорьев/Яңгул/.

45 кг.: 1.Әүхадиев Ранил /Бөрбаш/ 2.Тәлгат Латыйпов/Салавыч/,Илназ Сәмигуллин/Шеңшеңәр/.

50 кг.: 1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 2.Инсаф Сәләхетдинов/Куныр/ 3.Ильяс Низаметдинов/Яңгул/,Руфин Афанасьев/Чепья/.

55 кг.: 1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Наил Хәбибуллин/Сосна/ 3.Тимур Зайцев/Нөнәгәр/, Данил Садыйков/Сосна/.

60 кг.: 1.Рәсүл Дәүләтшин/Куныр/ 2.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/ 3.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/, Илсаф Хәйруллин/Бөрбаш/.

65 кг.: 1.Айзат Гәрәев/Балтач/ 2.Данил Напольских/Чепья/ 3.Андрей Кожевников/Кече Лызи/,Рүзәл Саттаров/Куныр/.

70 кг.: 1.Рәниф Камалов/Нөнәгәр/ 2.Альфир Баһаветдинов/Яңгул/ 3.Фәнис Гафиуллин/Арбор/,Рөстәм Сираҗиев/Чепья/. 

70 кг.нан югары: 1.Әлфис Гыйләҗетдинов/Салавыч/ 2.Алмаз Рәфыйков/Салавыч/ 3.Дмитрий Никифоров/Кече Лызи/, Ранил Бариев/Норма/.

Ярышлар тәмам, ләкин дәвам итә. Киләсе очрашуларыбыз Чепья авылында, җирле “Труд” җәмгыяте призына ярышларда. Очрашканга кадәр!

 

Нурзада Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш