Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Факел"лылар Сабантуйга җыйды (+бик күп фото)

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме

19 июнь көнне Төзүчеләр урамында урнашкан спорт мәйданчыгында балалар өчен “Сабантуй” үтте. Бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырылды: кисү, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чаңгыда йөрү,озынлыкка сикерү, шахмат ярышы, турникта тартылу,таяк тарту һәм татарча милли көрәш. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Баш батырга бүләк - куян тапшырылды. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте. 
Иганәчеләребезгә: «Комфорт» мебель салоны, Хөснетдинов Рафиска, Садыков Рафиска,шулай ук бүләкләр җыюда ярдәм иткән бистәдә яшәүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Илүзә Разыкова

педагог-оештыручы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев