Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Физкультурачылар көне уңаеннан әңгәмә.

“Елны зур планнар белән башлаган идек”, ди әңгәмәдәшебез район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин

–Рөстәм, быелгы вәзгыять – чикләүләр сезнең юнәлешкә дә, эшчәнлеккә дә зур үзгәрешләр кертте. Сүзне шулардан башлыйк әле.

–Чыннан да, елны шундый зур планнар, зур активлык белән башлаган идек. Кышкы каникул көннәрендә, гомер күрелмәгән санда – гыйнварның сигез көнендә 16 ярыш үткәрдек. Икенче гыйнварда чаңгы сезонын ачтык, аннан соң традицион хоккей ярышлары, ветераннар, яшьләр, балалар, гаиләләр арасында төрле кышкы ярышлар, “Төнге чаңгы юллары”... – барысы да катнашучыларның күплеге белән, оешканлыгы белән дә истә калырлык булды. Шактый еллар туктап торган “Балтасиада” дип исемләнгән оешма-учреждениелар арасындагы спартакиада ярышлары да бик күңелле башланды. Зур составта командалар катнашуы, елның уңышлы башлануы барыбызны да аның дәвамы да шундый булыр дип өметләндергән иде.

–Чикләүләр кертелгәч, эшне ничек оештырдыгыз?

–Баштагы ике атна башка юнәлешләр, формалар эзләп үтте дисәң дә була. Бу чорда бит тулысынча үзизоляция булды. Аннан инде “Хыял” яшьләр үзәге, спорт мәктәбе, “Факел” яшүсмерләр клубы, “Форпост” оешмасы, мәктәпләрнең барлык физкультура укытучылары үз эшчәнлекләрен онлайн режимга күчерде. Ике айда барлыгы 160тан артык шундый чара үткәрелде. Спортчыларыбыз да үзләренең физик хәлләрен саклар, югалтмас өчен нык тырышты. Остаз-тренерлар, инструкторлар да алар белән эшне, шөгыльләнүне туктатмады.

–Шулай да күп төрле ярышларда катнаша алмадылар бит. Моны спортчылар ничек кичерде?

–Бу яктан иң авыры көрәшчеләргә булды дип беләм. Башта барыбыз да Сабантуйларны буламы икән дип көттек, аннан бәлки күчерерләр дигән өмет булды. Көрәшчеләр бит мәйданга әзерлексез чыга алмый, шуңа күрә бик күбесе махсус әзерләнгән иде. Сүз дә юк, безнең район спортчылары, командалары җиңү яулый торган күптөрле ярышларның булмый калуы барыбызга да бик кызганыч булды. Татарстан, Рәсәй күләмендә генә түгел, Европа, дөнья күләмендәге ярышлар да булмады бит. Бу чорны шахматчыларыбыз гына бик уңышлы кичерде. Ландыш Гарифуллина җитәкчелегендә алар күптөрле ачык турнирларда катнашып, безне җиңүләре белән сөендереп тордылар. Шулай ук картингчыларыбыз да быел матур уңышларга иреште.

–Спортта уңышлар күп, дәвамлы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк яки ниләр кирәк?

–Иң элек яхшы әзерлекле спортчылар, аларга шундый ук көчле әзерлекле алмаш кирәк. Яхшы матди техник база, мөмкинлекләр, көчле тренерлар составы кирәк. Шөкер, бездә бүген боларның барысы да бар. Бүген матур нәтиҗәләр күрсәтә торган спортчыларыбыз да, үсеп килүче бик актив буын да, үз эшләренең осталары булган тренерларыбыз да бар. Бу яктан тагын бер сөенечле хәл: тренерларыбызга алмаш та әзерләнә. Идел буе федераль спорт-туризм академиясендә безнең районнан 48 кеше белем ала, бу авыл районнары арасында иң зур сан. Шөгыльләнү өчен мөмкинлекләргә килгәндә, районда 168 спорт корылмасы бар. Шуларның утызы спорт заллары, калганнары спорт һәм уен мәйданчыклары. Күбесе әлегә көн таләбенә җавап бирмәсә дә, акрынлап яңара, үзгәрә баруы сөендерә. Соңгы сигез елда гына районда ике дистәдән артык универсаль спорт мәйданчыклары төзелде, утыз авылга 38 уен мәйданчыгы эшләнде. Спорт комплексы, бассейн, чаңгы базасы – болар да районда спортны популярлаштыруда зур роль уйнады. Республика программалары нигезендә спорт корылмаларына-биналарына ремонтларның ел да дәвам итүе, мәктәп спортзалларының күпчелегенә ремонтлар үткәрелү бу яктан мөмкинлекләрне арттырды.

ГТО хәрәкәте эшчәнлеген яхшы оештыруыбыз өчен (җитәкчесе Ләйсән Әсхәтова) районыбызга сигез миллион сумлык махсус тупланма бирелде, ул Сабантуй мәйданына урнаштырылды. Анда шөгыльләнүчеләр, яратып, даими йөрүчеләр күп. Авыл үзәкләренә дә шундый мәйданчыклар булса иде дияргә генә кала. Гомумиләштереп әйтсәк, районыбызда физкультура-спортка мөнәсәбәт яхшы, активлык та арта,  спортның яңа төрләре дә популярлаша. Шул ук вактытта җитәкчелек тарафыннан да аңлау, ярдәм бар. Сер түгел, ярышларга бару, катнашу күп чыгымнар сорый. Шунлыктан финанс кытлыгы үзен сиздерә. Район җитәкчелеге тарафыннан һәр спорт төренә иганәчеләр билгеләнгәч, бу проблема да уңай хәл ителде. Әңгәмәбез ахырында барлык спортчыларыбызны, тренер-остазларыбызны, укытучыларыбызны уртак бәйрәмебез белән котлап, уңышлар телисе килә.

Фото:https://vk.com/id21535542?z=photo21535542_341002525%2Fphotos21535542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев