Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футбол матчларын кайчан телевизордан күрсәтә башлаганнар, беләсезме?

Бүген Халыкара спорт журналисты көне билгеләп үтелә.

Спорт – кешеләрне берләштерә торган эшчәнлек. Тарихтан билгеле булганча, уеннар вакытында сугышлар да туктатылып торган. Борынгы Грециядә Олимпиада вакытында да нәкъ шулай булган.

Спорт халыкларны гына түгел, илләрне дә берләштерә. Бөтен дөнья кешеләре спортчылар, уеннар һәм чемпионатлар турында белсен өчен, репортажларында көрәшнең барлык якты төсләрен, җиңүләрнең шатлыгын һәм күңел ачуларының ачысын яктырта һәм күрсәтә белүче белгечләр кирәк. Без, тамашачылар, «сугыш кыры»ннан 1000 километр ераклыкта булсак та, нәкъ менә спорт журналистлары ярдәмендә, аларны карап, тыңлап, алар язган материалларны укып, үзебез дә ярышта булган кебек булабыз. Спорт журналистларына халыкара бәйрәм дә багышланган.

Кайчан билгеләп үтелә?

Спорт журналисты көне ел саен 2 июльдә дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә. Ул, 1995 елдан башлап, халыкара спорт матбугаты ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә. Россия бу халыкара традицияне хуплый һәм ел да бу вакыйганы билгеләп үтә.

Кем бәйрәм итә?

Бу спорт дөньясы һәм физкультура чараларын яктыртучылар бәйрәме: журналистлар, комментаторлар, репортерлар, блогерлар, радио- һәм телевидение алып баручылары. Тантаналарга җанатарлар да, ягъни борчылып, сөенеп һәм җиңүдән яки җиңелүдән хисләргә бирелүчеләр дә кушыла.

Бәйрәм тарихы

1924 елның 2 июлендә Франция башкаласында спорт публицистикасының интернациональ конгрессында спорт матбугаты халыкара ассоциациясе (AIPS) оештырыла. 1995 елда, ассоциациянең актив ярдәме белән, 2 июль Халыкара спорт журналисты көнен бәйрәм итүнең рәсми көне булып билгеләнә. Бүген AIPS әгъзалары булып 130 ил вәкиле, шул исәптән Россия Федерациясе вәкилләре дә исәпләнә.

1990 елда Россиядә спорт журналистлары федерациясе оештырыла, хәзер аңа дәүләтнең барлык территориаль берәмлекләреннән дә диярлек әлеге тармак белгечләре керә.

Һөнәр турында

Һәр теләгән кеше дә спорт журналисты була алмый. Кискен караш һәм яза белүдән тыш, әле спортны аңларга һәм яратырга да кирәк. Әлеге төр журналистлар спорт белән яшәргә һәм укучылар һәм тамашачылар әлеге вакыйганың асылына шунда ук төшенә алырлык мәгълүмат җиткерә белергә тиеш. Спорт журналисты актив, кызыксынучан, мобиль һәм үҗәт булганда гына, әлеге сыйфатлар спорт турында белемнәр һәм үз фикереңне белдерә белү белән бергә иң югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.

Кызыклы фактлар

Беренче спорт тапшыруы 1929 елның 2 гыйнварында барлыкка килә. Ул «Иртәнге гимнастика» дип атала.

1933 елда футбол уены турында телевизион репортаж төшереп карыйлар. Пленкага төшерелгән репортаж икенче көнне эфирга чыга. Матчны тавышлыландыру эфир вакытында бара.

1949 елда футбол матчы турында беренче репортаж туры эфирда дөнья күрә. Ул «Динамо» стадионында төшерелә.

Спорт журналистларының беренче Бөтенроссия форум-семинары 2012 елның апрелендә Сочи курорт-шәһәрендә уза. Аны үткәрү нәтиҗәсендә күп кенә белгечләр үзләренең квалификацияләрен күтәрә һәм зур халыкара ярышларда эшләү өлкәсендә яңа белемнәр ала.

Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар! Иҗат җимешләребез белән уртаклашып, уңышларыбызга сөенеп, аралашып, чараларга җыелышып, сәламәтлектә имин тормыш кичерергә язсын!

Фото: «Хезмәт» газетасы архивыннан, pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт спорт журналисты журналист