Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гимназия укучылары кабат беренче(+фото)

“Арча хәбәрләре” газетасы призына укучылар арасында ел да үтә торган шахмат турниры быел Шушмабаш мәктәбендә үтте һәм ул райондашларыбызга зур җиңү алып килде. 

Газета кубогын Балтач гимназиясе командасы яулады. Тренерлар арасында да бәйге үткәрелде. Хатын-кыз тренерлар арасында безнең Ландыш Гарифуллинага тиңнәр булмады. Малайлар арасында исә Данил Закиров – икенче булды.Җиңүчеләргә Дипломнар, кубоклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Соңгы арада гимназия укучылары бер-бер артлы җиңүләр яулый.Тренер Ландыш Гарифуллинадан җиңү серләре хакында сорагач, ул менә нәрсәләр диде:

- Без, укучылар, тренер һәм әти-әниләр бердәм команда булып эшлибез. Балаларыбыз да бик тырыш, әти-әниләр дә бик ярдәмчел. Кайда гына, нинди генә ярышка барсак та, транспорт белән ярдәм итәләр, рәхмәт аларга. Ныклы терәк булганда иң киеренке уеннарда да җиңү яуларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат