Яр Чаллы шәһәренең җәйге беренчелеге үтте
Спорт

Яр Чаллы шәһәренең җәйге беренчелеге үтте

26-27 нче көнне август көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында чаңгы һәм кросс буенча Яр Чаллы шәһәренең җәйге беренчелеге үтте

Районыбызның 8 спортчысы катнашты. Ярышларның беренче көнендә 2009-2010 елгы кызлар арасында Әнвәрова Айсылу чаңгыда ирекле стиль белән 3 км дистанциядә 3 урын, икенче көнне  2 километрлы кросста 3 урынны яулады. Шулай ук 2011 елда туган егетләр арасында 1 км. га кросста Алексей Ефремов 3 урын алды. Ярышларда Татарстан Республикасының 11 районы катнашты.


Нет комментариев