Игътибар!!! «ГТО белән Яңа елда» республика онлайн акциясе
Спорт

Игътибар!!! «ГТО белән Яңа елда» республика онлайн акциясе

Акциянең республика этабында катнашучыларның барысы да «ГТО»ВФСКНЫҢ дипломнарын һәм сувенирларын алачак.

«ГТО белән Яңа елда» республика онлайн акциясе-ГТО стилендә кар бабай ясау буенча урам ярышлары, ГТО стилендә кар бабайның бергәләп ясалуы һәм фигураның йомгаклау демонстрациясе теркәлгән видео яздырырга кирәк.

Үткәрү вакыты: 2023 елның 1 декабреннән 20 декабренә кадәр.
Муниципаль этап: 2023 елның 1 декабреннән 17 декабренә кадәр (17.00 сәгатькә кадәр).
Республика этабы: 2023 елның 17-22 декабре. 

Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү: 2023 елның 22 декабрендә 14.00 сәгатьтә.

Районнан иң яхшы видеоролик Конкурсның Оештыру комитетына җибәреләчәк. Ул ВКонтактеда район ГТО рәсми битендә бастырылачак.

Видео таләпләр:
✔видеоролик конкурс шартларын үтәүне үз эченә алырга һәм гомуми озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;
✔видеода 5 кешедән артык катнашучы рөхсәт ителми;
✔видеода ГТО символикасы белән элементлар булырга тиеш;
✔видеороликта яңа ел атрибуты, куркынычсызлык кагыйдәләренә нигезләнеп (елка, мишура, язу һ.б.)ясалган булырга тиеш.

Конкурска йомгак ясау шартлары: республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала.

Акциянең республика этабында катнашучыларның барысы да "ГТО"ВФСКНЫҢ дипломнарын һәм сувенирларын алачак.

Райондашларыбызны акциядә актив катнашырга чакырабыз. Видеороликны оештыру комитетының электрон почтасына җибәрергә кирәк: Baltasi.gto@yandex. ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ГТО

Нет комментариев