Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ир-егетләргә бәйрәмгә бүләк- кызлар командалары арасында хоккей ярышы

24 февраль көнне "Балтач" универсаль спорткомплексының бозында кызлар командалары арасында хоккей ярышы узды. Кызлар тамашачыларга бик матур уен күрсәтеп шатландырдылар.

24 февраль көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе "Яшь Гвардия" иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге, Аграр яшьләр берләшмәсе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Балтач" универсаль спорткомплексының бозында кызлар командалары арасында хоккей ярышы оештырдылар. Ярышны тантаналы рәвештә Балтач районы башкарма комитетының җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов башлап җибәрде. Кызлар тамашачыларга бик матур уен күрсәтеп шатландырдылар.

Ә инде нәтиҗәләргә килгәндә:
1 урын - Түнтәр,
2 урын - Субаш,
3 урын - Чепья командасы алды.

Номинициялар буенча:
Иң яхшы уенчы - Таңсылу Гимадутдинова (Түнтәр)
Иң яхшы һөҗүмче - Гүзәл Габдрахманова (Чепья), Фирдия Гарипова (Түнтәр) ;
Иң яхшы сакчы - Индира Николаева (Субаш), Алина Сергеева (Чепья) ;
Иң яхшы капкачы - Язилә Газимова (Түнтәр)

"Кыюлык өчен" номинациясендә капкачылар Асхатова Ләйсәнгә (Субаш), Газимова Язиләгә (Түнтәр), Зәйнуллина Алесяга (Чепья) бүләкләр тапшырылды.

Кызларны район башлыгы Рамиль Рашит улы Нотфуллин диплом, медальләр һәм кыйммәтле, тәмле бүләкләр белән котлады. Бу ярышлар ел саен үткәрелеп, традиция булып калыр диеп өметләнәбез! Кызларга афәрин!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей